16+

Дмитрий Медведев Казанга килде

Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанга ике көнлек эш сәфәре белән килде.

Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанга ике көнлек эш сәфәре белән килде.


Ул башкалада уза торган икътисадны модернизацияләү буенча Совет президиумы утырышында катнашачак. Әлеге чарада икътисадта университеттагы эшмәкәрлекнең тоткан урыны һәм студентларның технология эшмәкәрлеге үсеше хакында сөйләшәчәкләр.

Утырышка кадәр премьер-министр Казан федераль университетының яшь галимнәре белән очрашты. Бу егет-кызлар фән өлкәсендә югары технологияләр кулланып эшлиләр.

- Сезнең университет - данлыклы. Бөтен югары уку йортларын дөньякүләм дәрәҗәдәге бер зур, классик университетка туплау дөрес карар булган, - диде Дмитрий Медведев. Ул яшь галимнәргә фәнни эш белән шөгыльләнү өчен бүлмәләр арендалау процессын җиңеләйтергә кушты.
Иртәгә, 26 майда, Россия премьер-министры Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге хөкүмәте башлыклары һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышларында катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading