16+

Дөнья, ишетәсеңме: Россия белән Татарстан рекорд куйды!

Алексей Леонов исемендәге Рус география җәмгыятенең су асты фәнни-тикшеренү отряды дөнья рекорды куйды.

Дөнья, ишетәсеңме: Россия белән Татарстан рекорд куйды!

Алексей Леонов исемендәге Рус география җәмгыятенең су асты фәнни-тикшеренү отряды дөнья рекорды куйды.

Аквалангистлар Максим Астахов, Игорь Артемьев, Денис Решетов һәм Руслан Гыйльфанов Казандагы Изумрудное күле астында, өскә бер мәртәбә дә чыкмыйча, 10 сәгать 5 минут торды. Боз белән капланган күлдәге су +3 градусны тәшкил иткән.

- Егетләр чын мәгънәсендә батырлык үрнәге күрсәтте. Егетләрне һәм шушы чараны оештырган кешеләрне зур җиңү белән котлыйм. Бу- тәҗрибә, киләчәктә Арктикада эшләр башкару өчен күнекмә. Су астында Россия, Англия һәм Франция аквоҗиһазларының ничек эшләве сыналды. БМО һәм ЮНЕСКО экологик проектларында да катнашырга исәп бар,-диде  Рус география җәмгыятенең су асты отряды җитәкчесе Дмитрий Шиллер “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

- Узган ел су астында 6 сәгать торган идек инде, быел 10 сәгатьтән арттырдык. Су астында 6 сәгать торганнан соң, шулкадәр чыгасы килә башлый. Иптәшләргә карыйсың да, алар түзә бит, түзәргә кирәк, дип, уйдан кире кайтасың. Су астында без тюбиклардан сабыйлар өчен әзерләнгән ризыклар ашадык. Миңа гел груша пастасы эләкте, грушадан туеп беттем,-дип, елмаеп, сөйләде водолазчы Максим Астахов.

Күл төбендә торган егетләрнең сәламәтлек халәтен соңыннан С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе белгечләре тикшергән. Егетләрнең барысының да сәламәтлекләре тәртиптә.
Татарстан аквалангистларының су астында торуын Су асты эшчәнлеге буенча Бөтендөнья Конфедерациясенең директорлар советы әгъзасы Божана Остоич (Сербия) контрольдә тоткан.

- Рус аквалангистларына сокланам, бу дөнья аквалангында алга китеш, - дип бәяләде ул.
Божана Остоич әйтүенчә, татарстанлыларның күрсәткечен Конфедерация таныган, бу факт Су асты эшчәнлеге буенча Бөтендөнья Конфедерациясенең чираттагы утырышында дөнья рекорды сыйфатында рәсмиләштереләчәк.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading