16+

Дөньядагы иң өлкән ир-ат үлгән

Ул 112 ел да 341 көн яшәгән. 11 февральдә аңа 113 яшь туласы булган.

Ул 112 ел да 341 көн яшәгән. 11 февральдә аңа 113 яшь туласы булган.

113 яшенә җитәргә күп калмаганда гына Гиннесс рекордлар китабына иң озын гомерле кеше буларак кереп калган Испания кешесе Сатурнино де ла Фуэнте Гарсия вафат булган. Ул 112 ел да 341 көн яшәгән. 11 февральдә аңа 113 яшь туласы булган.

Сатурнино де ла Фуэнте Гарсия үзенең озын гомерле булуының серен бары бер фраза белән генә әйткән – “Тыныч яшә һәм беркемгә зыян салма”. Аның 7 кызы, 14 оныгы һәм 22 оныгының баласы калган.  

Буе кыска булганлыктан,  1936 елда Испаниядә булган гражданнар сугышында Гарсия катнашмаган. Аяк киеме бизнесын ачып, җирле футбол командасына нигез салучыларның берсе булган.

Бүгенге көндә иң озын гомерле хатын-кыз – Япония кешесе Кане Танака. Гыйнварда ул 119 яшьлеген билгеләп үткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading