16+

Дөньякүләм танылган актер вафат

Үлем сәбәбе әлегә тәгаенләнми. 

Үлем сәбәбе әлегә тәгаенләнми. 

Актер Жан-Поль Бельмондо вафат. Аңа 88 яшь иде дип яза "Известия" Agence France-Presse ка сылтама белән. 

Бельмондо 1933 елда Франциядә туган. Тәүге тапкыр кинода 1957 елда төшкән. Ә 1959 елда төшерелгән " На последнем дыхании" фильмындагы роле аны бөтен дөньяга таныта. 

Бельмондо «Профессионал», «Чочара», «Женщина есть женщина», «Доктор Пополь», «Стависки», «Великолепный», «Безумный Пьеро» кебек картиналарда уйный. Барлыгы 80нән артык роль башкара. 

Актерның үлем сәбәбе әлегә билгеле түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading