16+

Доктор Комаровский: СОVID-19 булган очракта, нишләргә ярамый?

Табиб антибиотикларны табиб билгеләмичә кабул итмәгез, ди.

Доктор Комаровский: СОVID-19 булган очракта, нишләргә ярамый?

Табиб антибиотикларны табиб билгеләмичә кабул итмәгез, ди.

 


 

Антибиотикларны коронавирус вакытында үпкә ялкынсынуын профилактикалау өчен кабул итәргә ярамый. Бу хакта популяр Украина телевидение алып баручысы һәм табиб-педиатры Евгений Комаровский үзенең инстаграмм сәхифәсендә язган. Антибиотикларның вируслы авыруларны дәвалаганда профилактик тәэсиргә ия булуы турындагы теория - куркыныч миф, дип ассызыклады табиб. Белгеч билгеләп үткәнчә, мондый дәвалау, киресенчә, бактериаль яктан өзлегү куркынычын арттыра ала.
Табиб сүзләренчә, кеше антибиотикларны контрольсез бернинди махсус күрсәтнамәләрсез кулланса, төрле даруларга чыдам бактерияләр шулчаклы күбрәк пәйда киләчәк. Ни генә булса да профилактикалау өчен антибиотиклар эчәргә ярамый, дип ассызыклады Комаровский.

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading