16+

Дүрт яшьлек сабый әнисенең үлеме турында: "Мин аның яңакларына суккаладым, ә ул барыбер үлде..."

Яшь, матур хатын селфи ясарга яраткан.

Яшь, матур хатын селфи ясарга яраткан.

Новосибирск өлкәсендәге Тогучино шәһәрендә 25 яшьлек Анастасия Щ. ванна кергәндә ток сугудан үлгән. Аңа телефонның зарядка җайланмасы аша электр тогы бәргән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Яшь, матур хатын селфи ясарга яраткан. Танышлары да аның шушы гадәте фаҗигагә китерде дип саный. 

«Бик матур кыз, егетләре күп булды. Ләкин шәхси тормышын җайлый алмады. Бер бик үк яхшы булмаган егеттән бала тапты. Улы туганчы ук бу егет белән аерылышты инде. Баланы үзе генә үстерә иде. Якыннарыннан аның әбисе генә исән бугай. Әнисе бер ел элек яман шештән үлгән иде», — дип сөйли танышлары.

Фаҗига көнендә яшь әнинең дүрт яшьлек улы өйдә була. Анастасия телефонын алып ванна керергә җыена. Телефонның зарядкасы булмагач, аны зарядкага тоташтыра. Моның өчен ул озынайткыч файдалана. Телефонны ванна янына тумбочкага куя.

«Аңа кемдер шалтыраткан диләр. Ул шалтыратуны бик көткән, шуңа күрә телефонын да янында тоткан. Җавап биргән. Сөйләшкән чакта трубканы үзенә таба тарткан һәм озынайткыч ваннадагы суга төшкән», — ди танышлары.

Башка бүлмәдә утыра торган бала сәер тавыш ишетә. Ул ваннага керә һәм башта ни булганын аңлый алмый. Аннары дүрт яшьлек сабый озынайткычны розеткадан өзә, судан телефонны ала. Бала әнисен аңына китерергә маташа.

«Аның күкрәге бик каты пешкән. Малае да югалып калмаган. Бөтен приборларны сүндергән, бала боларны каян белгән диген. Аннары малай әбисенең әнисенә шалтырата. Анастасиянең әбисе шунда ук килеп җитә. „Мин аның яңакларына суккаладым, ә ул барыбер үлде“, — дип сөйли нәни малай. Аннары әби кеше полиция һәм ашыгыч ярдәм чакыра», — ди мәрхүмәнең танышы.

Урынга килгән табиблар Анастасиянең үлемен раслый. Баланы әбисе алып китә. Ул әле дә әнисе үлүенә ышанмый. «Малай әнисен хастаханәдә дәвалап кайтарачаклар дип сөйли», — ди танышлары.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading