16+

«Дүртлек финалы» ашау фестивале белән бергә узачак

Ир-атлар арасында волейбол буенча быел 12-13 майда Казанда узачак Чемпионнар лигасының «Дүртлек финалы» взносы «Зенит» командасына 250 мең еврога төшкән.

Ир-атлар арасында волейбол буенча быел 12-13 майда Казанда узачак Чемпионнар лигасының «Дүртлек финалы» взносы «Зенит» командасына 250 мең еврога төшкән.

Клуб директоры Олег Брызгалов сүзләренчә, «Зенит» әлеге акчаны призлар сыйфатында кире кайтарырга ниятли. «Оештыручы буларак, без Европа волейбол конфедерациясенә взнос түлибез һәм шуны кире кайтарырга өметләнәбез. Өстәмә призлар бездән булмаячак, безнең тарафтан әлеге чараны үздыруны тәэмин итү дә җиткән», – диде ул журналистлар белән очрашуда.

Клуб директоры шулай ук «Зенит»ка Алексей Спиридоновның кайту ихтималы булу турында да аңлатма бирде. Казан клубы әлеге волейболчыны кире кайтару буенча сөйләшүләр алып бара. Спиридонов «Зенит»та ике сезон чыгыш ясаганнан соң Красноярскиның «Енисей» командасына күчкән иде. Якын арада сөйләшүләрнең нәтиҗәсе билгеле булачак.

Быелгы сезон тәмамланганнан соң командадан Вильфредо Леонның китүенә клуб җитәкчелеге тыныч карый. Леон март ахырында, җанатарлар белән саубуллашып, командадан китәчәге турында әйткән булган. Брызгалов сүзләренчә, клубтан үз вакытында Клэйтон Стэнли һәм Ллой Болл кебек билгеле уенчылар да киткән булган. Мондый очракларда альтернатив чишелеш табыла. Леоннан тыш быел «Зенит»ның төп составында булган Александр Бутько, Артем Вольвич, Алексей Вербов, Валентин Кротков, Максим Михайлов, Александр Гуцалюкларның контрактлары тәмамлана. Клуб төп уенчылар белән контрактларны озайткан, шунлыктан ул киләчәккә өмет белән карый. Киләсе елга команда җыелган.

«Дүртлек финалы» көннәрендә Казанда гастрономия фестивале дә узачак. Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, фестиваль узу урыны итеп «Баскет-холл» янәшәсендәге Меңьеллык паркы планлаштырыла. Әлеге чара халыкка волейбол караудан тыш ял итү, күңел ачу, вакытны күңелле итеп уздыру өчен оештырыла. Шулай ук төрле сувенирлар һәм атрибутика да әзерләнәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading