16+

Дусты телефонсыз һәм акчасыз калдырган

Төнге сәгатьләрдә маршрут юлында йөргән ведомстводан тыш сак экипажына рация буенча Казанның Фрунзе урамыннан тревога сигналы килүен хәбәр итәләр.

Төнге сәгатьләрдә маршрут юлында йөргән ведомстводан тыш сак экипажына рация буенча Казанның Фрунзе урамыннан тревога сигналы килүен хәбәр итәләр.

Тәүлек буе эш итүче кафеда күңелсез хәл килеп чыкканлыгы ачыклана. Ял итүчеләрнең берсе шунда өстәл артында ук йокыга киткән һәм кесәсеннән телефоны белән банк картасы юкка чыккан. Видеокүзәтү язмаларыннан хокук бозучының шәхесен ачыклыйлар. Зыян күрүченең шешәдәш дусты «тырышкан» икән. Йокыга талган иптәшенең кесәсеннән кыйммәтле әйберләрен шудырткан да тизрәк чыгып китү ягын караган. Хокук бозучы турында мәгълүмат барлык якын экипажларга тапшырыла. Табышына исерткеч эчемлекләр сатып алган ирне, ерак түгел икенче бер барда тоткарлап, полиция бүлегенә тапшыралар.

Татарстан Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading