16+

Эчмәскә: антифриз җимеш суы түгел

Татарстанда атна саен 14-17 кеше алкоголь һәм спирт катнашмалы сыекчалардан агуланып, медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итә.

Татарстанда атна саен 14-17 кеше алкоголь һәм спирт катнашмалы сыекчалардан агуланып, медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итә.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча ида­рәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина Sntat.ru электрон газетасына биргән әңгәмәсендә телгә алынганча, республикада узган ел 776 кеше агуланган, шуның 267се үлгән.

Иркутск шәһәрендә узган елның 23 декабрендә «Боярышник»тан массакүләм агуланудан соң Россиянең Баш санитар табибы махсус карар кабул итте. Составының 25 проценттан күбрәк өлешен спирт тәшкил иткән, азык-төлек исемлегенә карамаган, продукцияне сатуга вакытлы чикләү кертте. Быелның 24 гыйнварында әлеге карар янә 60 көнгә озынайтылды. Таләпне үтәмәүнең 12 очрагы ачык­ланган, аларга административ чара күрелгән.

- Агуланучыларның 23 проценты - азык-төлек саналмаган спиртны кулланучылар. Мондый спиртлар автомобиль тәрәзәсен юдыручы сыеклыкларга, антифризга, техник спиртларга кушыла. Кызганыч, кайберәүләр шушы сыекчаларны эчәләр. Метил спирты эчкән очракларның 90 проценты үлем белән тәмамлана, - ди Любовь Авдонина.

Татарстандагы сәүдә оешмалары Россиянең Баш санитар табибы һәм Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе күрсәтмәләренә җаваплы караган. Республика буенча 1900 сәүдә ноктасында таләпне үтәмәүнең 12 очрагы гына ачыкланган.

- Россиянең башка төбәкләре белән чагыш­тырганда, Татарстанда агулану очраклары бермә-бер азрак. 2006 елдан бирле спирт катнашмалы сыекчалар кулланып агуланулар 4,6 мәртәбәгә, шул сәбәптәге үлем 1,3 мәртәбәгә кимеде. Республикада профилактикага һәм сәүдә челтәрендә сыйфатсыз продукция сатуны чикләүгә нык игътибар бирелә, - ди Любовь Ананева.
Спирт катнашмалы сыекчаларны яшертен сатучыларны фаш итүдә җәмәгатьчелекнең дә активлыгы зарур. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең «кайнар элемтә» телефоны: (843) 236-94-11.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading