16+

Экологик һәм санитар таләпләрне бозучыларга 1 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салына

Татарстанда, матур гадәт ­буенча, 1 апрельдән сани­тар-экология икеайлыгы башлана.

Татарстанда, матур гадәт ­буенча, 1 апрельдән сани­тар-экология икеайлыгы башлана.

- Өмәләрдә аеруча актив катнашкан шәһәрләргә, районнарга, предприятиеләргә, оешмаларга һәм кешеләргә икеайлыкка йомгак ясаганнан соң бүләкләр тапшырылачак, - дип алдан ук искәртеп куйды республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Фәрит Габделганиев.

Эшләгән кешегә мәйдан җи­тәрлек. Республикада узган ел рөхсәтсез рәвештә барлыкка китерелгән 1877 чүплек ачыкланган, шуның 1689ы бетерелгән. Икеайлыкта бер миллионнан артык кеше катнашкан, 450 мең кубометр чүп җыеп, полигоннарга чыгарылган.

Татарстанда санитар икеайлыкта башкарылган эшләр-чаралар #ЭКОвесна2017 хештегы белән даими яктыртып барылачак.
- Социаль челтәрләрдә Кабан күлендәге аккошның су өстендәге чүпләрне томшыгына кабып, читкә алып куйган видеоязма һәркемне сокландырды. Татарстанда быел - Экология елының, шулай ук санитар чистарту икеайлыгының символы да Аккош, ә шигаре - «Чистарынуны үзеңнән башла». Теләсә кая чүп ташламыйк. Татарстаныбыз чиста-матур булсын! - дип, министр һәркемне өмәләрдә актив катнашырга чакырды.

Икеайлык барышында Экомәктәп, Экогаилә, Экопредприятие, Эковуз, Экобакча, Экоҗәмгыять (экологиягә кагылышлы җәмәгать оешмалары), Экоүзәк (шәһәрләрдәге балалар экология-биология үзәкләре), «Татарстан Респуб­ликасының 100 яшел почмагы» номинацияләрендә конкурста катнашып була. Моның өчен ти­рә-юньне чистартуда башкарган эшләреңне фоторәсемнәрдә яки видеоязмаларда теркәп, министрлыкка юлларга кирәк.
Тышкы төзекләндерү, экология һәм санитар таләпләрне бозсаң, ягъни теләсә кая чүп түксәң, гражданнарга - 1 мең сумнан 5 мең сумга, ә юридик затларга 40 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салына.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading