16+

Экспедициягә бер генә тапкыр эләккән эзтабар бу юнәлешне гомерлеккә ярата

 “Отечество” берләшмәсе эзтабарлык хәрәкәте белән генә тукталып калмый, тарих битләреннән үткәнне дә яңарта. Мисал өчен, оешма тарафыннан китаплар да, методикалар да бастырылган.

 “Отечество” берләшмәсе эзтабарлык хәрәкәте белән генә тукталып калмый, тарих битләреннән үткәнне дә яңарта. Мисал өчен, оешма тарафыннан китаплар да, методикалар да бастырылган.

— Госпитальләрдә вафат булган кешеләр һәм башка төрле мәгълүматларны табу җиңел түгел, алар беркайда да диярлек теркәлмәгән, – ди “Отечество”  берләшмәсе советы рәисе Александр Коноплев.

Кыш айларында да Татарстан эзтабарларын кызу эш көтә.  Гыйнвар ахырында Татарстанда "Хәтер Маршы" проекты старт алачак. Эзтабарларның беренче төркеме Түбән Кама, Чаллы һәм Чистай районнарына барачак. Биредә җирле мәктәпләрдә белем алучы укучыларга үзләренең эшләре һәм экспедицияләре турында сөйләячәкләр.

— Агитбригадалар чыгышы белән беррәттән, эзтабар оешмаларының эшчәнлеге турында сөйләячәкләр. "Хәтер маршы" 24 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аңа Татарстанның төрле районнарының эзләү отрядлары да керәчәк, - ди “Отечество”  берләшмәсе советы рәисе. - Сүз уңаеннан,экспедициягә бер генә тапкыр эләккән кеше инде бу юнәлешне гомерлеккә ярата.

Аннары апрель аенда «Хәтер вахтасы» ачылачак. Аның кысаларында акциягә йомгак ясалачак һәм Татарстанда эзтабарлар хәрәкәте һәм «Ватан берләшмәсе»нең юбилей елына старт биреләчәк.

Моннан тыш, Татарстанның Түбән Кама районы Прости авылындагы мәктәптә Советлар Союзы Герое Никита Каймановка мемориаль такта куелачак. Әлеге чара 2 февральгә планлаштырылган, диде Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Александр Александров.

«Никита Кайманов-искиткеч язмышлы бик кызыклы шәхес. Сугыш вакытында Советлар Союзының беренче геройларының берсе булды. Ул Прости авылында туган. Анда без мемориаль такта урнаштырачакбыз. Кызганычка каршы, Кайманов укыган мәктәп сакланмаган, әмма аның исемен йөртә торган мәктәп бар», – дип сөйләде Александров.

1941 елның июнь ахырында, СССР дәүләт чигенең Карел участогында, Чик сакчыларының җыелма отряды җитәкчелегендә, 19 тәүлек дәвамында Никита Кайманов дошманга каршы торган. Командование белән элемтә өзелсә дә, аның отряды дошман камап алган боҗраны өзә ала. Сугышчылар 160 чакрымга сузылган сазлык һәм урманнар аша узып, совет гаскәрләренә килеп кушыла. Бу сугышларда 14 чик сакчысы һәлак булган, 40тан артык кеше яраланган, якташыбыз Кайманов үзе контузия алган. Соңрак, августта Никита Каймановка Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

Быел Татарстан буенча Бөек Ватан сугышы геройларына биш мемориаль такта урнаштырылачак. Аларны, нигездә, геройларның туган якларында урнаштырачаклар, дип өстәде Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Александров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading