16+

Экстремизмга каршы велойөреш уздырыла

Иртәгә Менделеевскида конфессияләр арасында велойөреш узачак.

Иртәгә Менделеевскида конфессияләр арасында велойөреш узачак.

"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында әлеге чараны Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте Татарстан митрополиясе белән берлектә оештыра.

Моннан тыш, республикабызда башланып киткән антиэкстремистик кампания кысаларында, 13 сентябрь көнне Түбән Камада "Толерантлык һәм социаль бергәлек" темасына "түгәрәк өстәл" оештырылды. Чара "Җәмигъ" мәчетендә узды.

Сүз уңаеннан: 8 сентябрьдән Татарстанда "Экстремизмга - юк!" айлыгы башланды. Акция республикада милләтләр һәм конфессияләр арасында татулыкны ныгыту, экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү, социаль, этник һәм конфессиональ нигездә чыгарга мөмкин булган конфликтларны булдырмый калу, иҗтимагый фикер формалаштыру максатыннан оештырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading