16+

Экзит пол нәтиҗәләре: Рөстәм Миңнеханов - лидер

Экзит полл (сайлау участокларыннан чыккач сораштыру) нәтиҗәләре буенча, татарстанлыларның 91 проценты Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы өчен тавыш биргән.

Экзит полл (сайлау участокларыннан чыккач сораштыру) нәтиҗәләре буенча, татарстанлыларның 91 проценты Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы өчен тавыш биргән.

Бу хакта социология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт технология университетының кафедра мөдире, Россия Сәяси фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Андрей Тузиков хәбәр итте.

Хафиз Миргалимов (КПРФ) өчен сораштырылучыларның 5 проценты, Рушания Билгилдеевага ("Гадел Россия") - 3 процент тирәсе, Руслан Йосыпов (ЛДПР)
өчен 1 проценттан бераз гына артык кеше тавыш биргән. Ә сайлаучыларның 91 проценттан артыгы Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплаган.
Андрей Тузиков аңлатканча, сораштыру тавыш бирүчеләр сайлау участокларынна чыккач уздырылган. 17 муниципаль берәмлектә 77 сайлау
участогында оештырылган сораштыруда 22 меңләп кеше катнашкан.

Сәясәт фәннәре кандидаты, Казан федераль университетында кафедра мөдире, КФУ каршындагы эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков
экзит полл нәтиҗәләре сәяси тикшеренү нәтиҗәләре белән тәңгәл диде.

- Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның август рейтингы 82 процент тирәсе иде, соңрак бу саннар
89,7 процентка җитте, - диде Андрей Большаков.

Ә Президент вазифасына башка кандидатларга килгәндә, алдан тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Хафиз Миргалимов 4,5 процент җыйган, Руслан Йосыпов
- 0,8 процент, Рушания Билгилдеева - 2,7 процент.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading