16+

“Ел студенты” финалистлары ачыкланды

"Ел студенты - 2015" республика премиясенең финалына үтүчеләрнең исемнәре игълан ителде. Конкурста көрәш 19 номинация буенча бара.

"Ел студенты - 2015" республика премиясенең финалына үтүчеләрнең исемнәре игълан ителде. Конкурста көрәш 19 номинация буенча бара.

Премияне оештыру комитеты Татарстанның 19 шәһәреннән (Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Чистай, Алабуга, Әлмәт, Казан һ.б.) 473 гариза кабул иткән. Беренче этапта жюри әгъзалары, барлык катнашучыларның уңыш-казанышлары тупланган портфолиоларын карап чыгып, икенче этапка иң-иңнәре генә чакыру алган.

Иң популяр номинацияләр арасында - "Ел интеллекты" (69 гариза), "Елның иҗади шәхесе" (51 гариза), "Ел спортчысы" (47 гариза). Быел кабат торгызылган "Ел волонтеры" номинациясенә 31 эш юлланган.

Озакламый төп номинация - "Ел студенты - Гран-при"ның ачык туры узачак. Җиңүчеләр 25 гыйнварда Казанның "Пирамида" сәхнәсендә билгеле булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading