16+

"Элек динне милләтебез саклап калган булса, хәзер дин милләтне саклап калырга тиеш"

Татар телендә дини терминнарның язылышы төрлечә, аның кайсысы дөресрәк, теге яки бу гарәп сүзен ничек дөрес язарга?

Татар телендә дини терминнарның язылышы төрлечә, аның кайсысы дөресрәк, теге яки бу гарәп сүзен ничек дөрес язарга?

Татар телендәге гарәп-фарсы алынмаларының дөрес язылышы күптөрле үзгәрешләргә дучар ителә. Бүгенге көн язучылары, тәрҗемәчеләре мондый сүзләрне үзләре ничек дөрес дип уйлый, шулай яза. Әлеге темага җыелышып сөйләшергә, уртак фикергә килергә вакыт җитте. Дини китаплар бастыру эше белән шөгыльләнүче "Хозур" нәшрият йорты бу уңайдан "Хәзерге татар телендә дини төшенчәләрне язу һәм авазлары күрсәтү юлларын берләштерү" темасына түгәрәк өстәл оештырды. Чарага ислам белгечләре, әдәбиятчылар, язучылар, татар җәмәгать эшлеклеләре килгән иде. Әдәбият галиме Рамил Исламов сүзләренчә, хәзер һәр газета үз телендә яза. Элек цензура мондый төрлелеккә юл куймаган. Сүздә бер генә хәрефне алыштыру өчен дә Югары Совет президиумыннан махсус рөхсәт алырга кирәк булган.



- Дини төшенчәләрне дөрес язу буенча махсус комиссия төзү зарур. Анда телчеләр дә катнашырга тиеш. Комиссия утырышы алдыннан билгеле бер кешеләр дәлилле чыгышлар әзерләсен. Уртак бер фикергә килеп, шуларны диния нәзарәтенә яки голәмәләр шурасына тәкъдим итәргә кирәк. Телчеләр сүзләрнең дөрес язылмавына борчыла икән, нишләп соң аларның әлеге мәсьәләне күтәреп чыккан бер генә мәкаләсен дә күргәнебез юк? Нишләп шушы көнгә кадәр алар бу турыда сүз кузгатмады? Шуның өстенә телне камил дәрәҗәдә белгән тәрҗемәчеләребез дә бик аз. Эзли башласаң, юк алар. Проблемалар шактый җыела, аларны бүген генә хәл итеп бетереп булмый, - дип борчылуын белдерде ул.

Әдәбият галиме 1965 елда чыккан "Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре" дигән сүзлекне дә искә алды.

- Бу бик яхшы сүзлек, әмма соңгы вакытта шактый яңа сүзләр өстәлде, бу сүзлекне кабат тулыландырып чыгарырга кирәк, - диде ул.

Сәдака, тәһарәт, харам һәм башка бик еш кулланыла торган сүзләрнең әллә ничә төрдә язылганын күрергә була. Мөхәммәд Пәйгамбәр дип язганда аны кемдер "д" белән, кемдер "т" белән яза. "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Рәшит Минһаҗ әйтүенчә, моны билгеле бер калыпка салып була. Пәйгамбәр бездә бер генә һәм ахыргы хәреф "д" булырга тиеш. Калган Мөхәммәтләр "т" белән язылсын, ди ул. Татар исемнәре булган Рәшит, Фәритләрнең дә "д" белән язылырга тиеш түгеллеген искәртте. Гарәпләрдә ул "д" белән тәмамланыр иде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар имамнарның татар телен белү дәрәҗәсе турында да сүз кузгатты. Изге Коръән һәм пакъ сөннәтне өйрәнү үзәге җитәкчесе Фәрид хәзрәт Сәлман әлеге уңайдан элек муллаларның, Уфага барып, фарсы теленнән имтихан бирүләрен искә алды.

- Гарәп телен алар болай да белергә тиеш булган. Фарсыны белмәгәне аттестация уза алмаган. Безгә дә, бәлки, имамнарның татар телен белү-белмәвен шулай тикшерергәдер, - дигән фикердә тора ул. Аныңча, элек динне милләтебез саклап калган булса, хәзер дин милләтне саклап калырга тиеш.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзенең чыгышында терминнар сүзлеге төзүнең һичшиксез кирәклегенә, аны алга таба мәдрәсәләрдә, ислам институтларында укучы шәкертләрнең куллана алачагына басым ясады.
Язучы Рабит Батулла фикеренчә, динчеләр туган телгә йөз белән борыла башлады, әдәбиятчыларның исә дингә тартылуы сөендерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading