16+

Элеккеге Казан түрәсен мошенниклыкта гаепләгәннәр

Җырчы Нюшаның элеккеге ире, Казанда эшләп киткән Игорь Сивовны мошенниклыкта гаеплиләр.

Җырчы Нюшаның элеккеге ире, Казанда эшләп киткән Игорь Сивовны мошенниклыкта гаеплиләр.

Бу хакта Mash телеграмм каналы хәбәр итә. Зыян күрүчеләрнең берсе сүзләренчә, ул 10 млн сум акча керткән. Ә файдасын күрмәгән. 

- Сивов белән инде 10 ел танышмын, кайчандыр аңарда шәхси үсеш курслары уздым. 2021 елда танышым мине үзенең бизнес-партнеры Денис Фәтхуллин белән таныштырды, ул, аның сүзләренчә, капиталны «арттыру» буенча эксперт булган, — дип сөйләгән Казанда яшәүче бер эшмәкәр. 
Билгеле булганча, Фәтхуллин һәм Сивов шул эшкуарны үзләренең "ышанычлы проектына" акча кертергә күндергән. Ир-ат аларга 10 млн сум акча биргән — 3 млн сум Сивовка һәм тагын 7 млн сум — Фәтхуллин кесәсенә кергән. Эшмәкәр 550 меңне генә кире ала алган, ә калган акчалар эзсез югалган. 

Хәзер Фәтхуллин качып йөри, ә Сивов бөтен җаваплылыкны аңа аударырга тырыша. Беренчесенә карата инде Россия Җинаять кодексының буенча «оешкан төркем тарафыннан яки аеруча зур күләмдә кылынган мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чиновниклврның кайсысы мошенник тугел соң!)))

    Мөһим

    loading