16+

Эльмира Зарипова «Подписка бүләк ит» акциясенә кушылды

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, вакытлы матбугатка язылу кампаниясе кысаларындагы «Подписка бүләк ит» акциясенә кушылып, социаль учреждениеләргә газета һәм журналлар бүләк итте. «Шәһри Казан» газетасы алдагы яртыеллыкта Яңа Чүриле һәм Яшел Үзән психо-неврология интернатларына килеп торачак.

- «Шәһри Казан» газетасын хөрмәт итәм, чөнки халыкчан газета, - диде министр. - Сез - безнең хезмәттәшләр, мохтаҗларны яклыйсыз, социаль теманы даими яктыртасыз. Социаль яклауга кагылышлы яңа законнар белән таныштырып барасыз. Димәк, кем «Шәһри Казан»ны укый, ул заман белән бертигез атлый. «Шәһри Казан» газетасыннан мәгълүмат һәм файда алсыннар дидем.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading