16+

Элвин Грейны ни өчен бозыклыкта гаеплиләр?

21 март көнне Нефтекамск шәһәрендә Башкортстан башлыгының мәдәниятне һәм яшьләр сәясәтен үстерү буенча киңәшчесе Элвин Грейның концерты булган.

Элвин Грейны ни өчен бозыклыкта гаеплиләр?

21 март көнне Нефтекамск шәһәрендә Башкортстан башлыгының мәдәниятне һәм яшьләр сәясәтен үстерү буенча киңәшчесе Элвин Грейның концерты булган.

Җырчы чыгыш ясаганда арткы фонда “Уйлама да” дигән җырның клибын да күрсәткәннәр һәм андагы суицид һәм бозыклык  күренешләре тамашачыларда бәхәс  куптарган. 

Бу хәл матбугат чараларында да чагылыш тапканнан соң, оештыручылар клипны икенче концертта инде күрсәтмәгәннәр. 

- Янымда утырган әбиемнән оялдым. Сүзем юк, - дип язган тамашачыларның берсе социаль челтәрдә бу клип хакында. 

Афишадан күренгәнчә, концертка 6 яшьтән зуррак балаларга керү рөхсәт ителгән, әмма залда 3 яшьлек сабыйлар да бар иде, дип яза “Туймазинский вестник”. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ну наконец! Моңа да эләгә башлады

    Мөһим

    loading