Бер ел элек Фирдания Садриеваның кызы Эльвира Низаметдин, юллар ябык булу сәбәпле, әнисен соңгы юлга озату өчен Финляндиядән кайта алмаган иде. Әнисен искә алу кичәсенә ул үзенең кызы белән кайткан.
«Әнинең каберенә беренче тапкыр август аенда кайттым. Ул вакытта да самолетлар очмый иде әле, авыр юллар белән кайтырга мөмкинлек таптым. Әнине күмәргә кайта алмаудан булган хисне сүзләр белән әйтеп булмый. Ул бөтенләй бернинди кысаларга да сыймый торган хәл иде. Әнине күмәргә кайта алмау — әйтеп бетергесез авыр, коточкыч», — дип сөйләде Эльвира Низаметдин.
Комментарийлар