16+

Эмиль Талипов: “Милициягә эләккән вакытлар да булды...”

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талипов яшь вакытта әти-әнисен кызартырлык эшләр дә эшләгән.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талипов яшь вакытта әти-әнисен кызартырлык эшләр дә эшләгән.

Актер Эмиль Талипов укытучылар гаиләсеннән. Мин беркайчан да үземнең кем икәнемне, сәнгать кешесе икәнен онытмыйм, ди ул. Шулай да әти-әнисе йөзенә кызыллык китерерлек эшләр дә эшләгәне бар икән.

“Мин авыр елларда үстем. Без күбрәк урамда үскән егетләр. Милициягә эләккән вакытлар да булды. Миңа ул вакытта әни: “Улым, мин тормышта бик күпне күрдем. Син минем горурлыгым бит”, диде. Шул вакытта мин әти белән әни йөзенә кызыллык китерерлек бернәрсә дә эшләмим дип ант иттем.

Кеше тормышында төрле вакыйгалар була. Без күп кенә авырлыклар безгә ниндидер зирәклек тупларга, акыллырак булырга ярдәм итә. Кеше үссен, акыллы булсын өчен тормышта нәрсәдер булырга тиеш”, - диде Эмиль “Өр-яңа” проекты кысаларында сөйләшү барышында. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading