Казан шәһәре Думасы башкалада халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсенә кагылышлы күчмә утырыш үткәрде.
Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов, Казан шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге директоры Марат Хәйруллин депутатларга халыкны эш белән тәэмин итү юнәлешендәге эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Казанда эшсезләр санын киметү максатында, вакансия ярминкәләре оештырыла. Эш урыны эзләүчеләр чиратка Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша, шулай ук электрон чират терминалы аша кабул ителүгә языла ала. "Работа в России" вакансияләр порталы да гамәлдә. Анда да эш урыннары исемлеге куелган.
Депутатлар искәрткәнчә, югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыруда әлегә каршылыклар күзәтелә. Кайбер предприятиеләр үзләрендә вакансияләр булуын вакытында мәшгульлек үзәкләренә хәбәр итми.
Казан шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә бүген 16 мең вакансия исәпләнә. Боларның 68 проценты - эшче белгечлекләре. Мәшгульлек үзәкләрендә эшсезләр сыйфатында исәпкә басканнарның 36 проценты гына эшчеләр, ә 64 проценты хезмәткәрләр.
Депутатлар фикеренчә, вакансияләр турында халыкка хәбәр җиткерүдә мәгълүмати технологияләрне киңрәк файдалану кирәк. Моннан тыш, һөнәр юнәлешләрен сайлауны мәктәп яшеннән үк оештыру зарур. Яшь белгечләргә түләүле тәртиптә күнекмәләр үткәртүне предприятиеләргә һәм учреждениеләргә закон нигезендә йөкләү фикере дә әйтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар