16+

Эшкә урнашсаң, хәбәр итәргә кирәк

Канун нигезендә, эшләмәүче кеше 80 яшеннән узган өлкәннәрне тәрбияләргә хокуклы. Моның өчен 1200 сум компенсация каралган.

Эшкә урнашсаң, хәбәр итәргә кирәк

Канун нигезендә, эшләмәүче кеше 80 яшеннән узган өлкәннәрне тәрбияләргә хокуклы. Моның өчен 1200 сум компенсация каралган.

Бу акчаны түләү шартлары белән журналистларны Татарстан Пенсия бүлегенең граждан мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Морозова таныштырды.

Өлкән кешене тәрбияләгән өчен 1200 сум компенсация шул кешенең пенсиясенә кушылып килә. Аны алыр өчен хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче гражданин пенсия бүлегенә гариза язарга тиеш. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә була.
14 яше тулган бала да өлкән кешене тәрбияләү хокукына ия. Карау­чының өлкән кеше белән бергә яшәве мөһим түгел, аның бары Россия гражданины булуы шарт.

Эшкә урнашкан очракта, кеше пенсия бүлегенә хәбәр итәргә тиеш. Эшләгәнен әйтмәгән кешеләр компенсация акчасын киредән пенсия бүлегенә кайтарырга тиеш булачак. Мондый очраклар гадәттә караучы студент, мәктәп укучысы булганда еш очрый.

Өлкән кешене тәрбияләгән еллар иминият стажына керә. Моның өчен 1,8 пенсион коэффициент каралган. Үзмәшгульләргә килгәндә, әгәр өлкән кешене тәрбияләүче салымын түли, әмма Пенсия фондына иминият кертемнәре күчереп бармый икән, ул компенсация­гә дәгъва кыла ала.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading