16+

Казанда «Замочи мошенника» - кырыгалдарларга каршы көрәш тамашасы узачак

Якшәмбе көнне, 29 июньдә, Казанның Фестиваль бульварында «Замочи мошенника» урам интерактив тамашасы узачак.

Казанда «Замочи мошенника» - кырыгалдарларга каршы көрәш тамашасы узачак

Якшәмбе көнне, 29 июньдә, Казанның Фестиваль бульварында «Замочи мошенника» урам интерактив тамашасы узачак.

«Замочи мошенника» проекты – казанлыларны һәм Казан кунакларын заманча мошенник схемалары турында хәбәрдар итүгә юнәлдерелгән кырыгалдарларга каршы көрәш кампаниясенең бер өлеше ул. Программада StandUp-комик һәм ТНТдагы шоуда катнашучы Артур Кабальновның алдау схемалары турында юмористик стендаплар, су шарлары белән «Замочи мошенника» зонасы, мастер-класслар, фотозоналар, тату-принтер, «Бей по мошенничеству» көч сынашы, брошюралар һәм значоклар тарату кергән.

Чара 29 июньдә 15:00 сәгатьтә башлана. Уздыру урыны – Фестиваль бульвары, Казан шәһәре (Декабристлар ур., 2 йорт адресы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading