16+

Эшкә велосипедта киләбезме?

21 май көнне Бөтенроссия велосипедчылар акциясе узачак.

21 май көнне Бөтенроссия велосипедчылар акциясе узачак.

Әлеге чарага Казан да кушылырга булган. Оештыручылар бу көнне барлык халыкны машиналарын читкә куеп, велосипедка күчәргә, шул көнне үткәреләчәк төрле чараларда катнашырга чакыра. Акциянең төп максты - велосипедның иң җайлы транспорт төре икәненә төшендерү. Шулай ук велосипед үзеңне формада тотарга ярдәм иткән, экологиягә зыян китерми торган зарарсыз транспорт икәнен дә дәлилләү. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен http://russia.bike2work.ru/.сайтында теркәлергә кирәк. Бүген чарага кушылырга теләк белдереп 3меңнән артык кешедән гариза кабул ителгән. Катнашучыларның иң күбе Мәскәүдә икән, Казанда әлегә 137 кеше генә теркәлгән, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми порталы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading