16+

Эшлекле хатын-кызлар форумында эшләпәләр парады узачак

17 август көнне Казанның халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Эшлекле хатын-кызларының III форумы узачак.

17 август көнне Казанның халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Эшлекле хатын-кызларының III форумы узачак.

Бу юлы бизнесмен хатын-кызлар "Татарстанда дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлеше булган хатын-кызның икътисад, социаль һәм мәдәни өлкәдәге активлыгы" темасына фикер алышачаклар. Форум кысаларында авыр хәлдә калган гаиләләрдәге балаларга хәйрия бәйрәме оештыру да каралган. Татарстанның эшлекле хатын-кызлары кубогына ат чабышлары да уздырылачак. Форумның тагын бер үзенчәлеге эшләпәләр парады оештырырга җыеналар. Чарада Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading