16+

Эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән 13,6 млрд. сумлык ташламалы кредит бирелгән

Татарстанда 6,4 меңнән артык оешма мәшгульлеккә булышлык өчен ташламалы кредитка ия булды. Гомумән алганда, республикада банклар тарафыннан 13,6 млрд.сумлык заем бирелгән.

Татарстанда 6,4 меңнән артык оешма мәшгульлеккә булышлык өчен ташламалы кредитка ия булды. Гомумән алганда, республикада банклар тарафыннан 13,6 млрд.сумлык заем бирелгән.

Мәшгульлек өчен 2 процентлы ташламалы кредит бирү программасы 1 ноябрь көнне тәмамланды. Май аенда старт алган әлеге проектның максаты – пандемия аркасында зыян күргән оешмаларга ярдәм күрсәтү.

Эшмәкәр әлеге акчаны эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баруга, шул исәптән хезмәткәрләренә эш хакын түләүгә тотарга тиеш булды. Моннан тыш, ул элек алган кредитларын да каплый алды.

Ташламалы кредит бирүдә төп шарт – мәшгульлекне саклап калу. Ташламалы заемны 2021 елның 30 июненә кадәр түләп бетерергә кирәк. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading