16+

Эссе сукмасын өчен нишләргә?

Җәй башыннан 16 казанлы эссе сугудан медикларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, аларның 9 ы узган атнада зыян күрде, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Җәй башыннан 16 казанлы эссе сугудан медикларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, аларның 9 ы узган атнада зыян күрде, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе эссе көннәрдә ничек сәламәт һәм нык булып калу турында киңәшләр бирә.

Җәен күбрәк сыеклык эчәргә һәм мөмкин кадәр җиңелчә тукланырга кирәк. Рационда бүлмә температурасындагы су, күбрәк чи яшел тәмләткечләр, яшелчә, җиләк-җимеш булырга тиеш. Эссе вакытта кофеин, алкоголь, ак шикәр, тоз, майлы соуслар һәм татлы кремнар куллануны, кызыл фасоль, имбирь, кипкән җиләк-җимеш, бал кебек продуктлар куллануны киметергә киңәш ителә.

Җәй көне шәһәр халкы актив рәвештә кызына башлый, еш кына кояш нурлары астында булу вакытын контрольдә тотмый. Кояш пешүләрен булдырмау өчен иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә кызынырга кирәк һәм ашагач бер сәгатьтән дә иртәрәк түгел. 11:00 һәм 15:00 арасында туры кояш нурлары астында булу киңәш ителми. Эсселекне җиңелрәк кичерү өчен баш киемнәре, натураль тукымалардан җиңел, ачык төстәге киемнәр кияргә кирәк.

Өч яшькә кадәрге балаларга кояшта озак йөрергә киңәш ителми. Хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләргә һәм шәһәр халкына табиб киңәшләрен сакларга һәм билгеләнгән медикаментларны кабул итәргә кирәк.

Эссе сукканны берничә билге буенча белергә була: баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, йөрәк еш тибү, температура күтәрелү, аңны җую. Аларның берсе генә булса да ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading