16+

Эт 15 яшьлек кызны көчләүдән коткарган

Петербург шәһәрендә полиция эте 15 яшьлек кызны коткарган.

Петербург шәһәрендә полиция эте 15 яшьлек кызны коткарган.

Кызның югалуы турында полициягә аның әнисе хәбәр итә. Волк Меркурий исемле эткә кызның киемен иснәтәләр. Эзләр этне ташландык өйгә китерә.

Эт хәтта кызның кайсы подъездда булуын да күрсәтә. Полиция хезмәткәрләре анда кызны көчләргә җыенган ир-атка тап була. Ачыкланганча, ир кыз баланы Фин култыгы буенда очрата һәм пычак белән янап, ташландык йортка алып керә.

36 яшьлек ирнең моңа кадәр хөкем ителүе билгеле. 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading