Эт асраучыларга канун таләпләре тагын да кырысланырга тора. Дәүләт Думасы депутатлары хайваннарны тоту таләпләрен үтәмәгән өчен административ штрафлар кертү канун проектын икенче укылышта карарга җыена.
Шул исәптән этләрнең кешене тешләгән очраклары да игътибардан читтә калмаячак. Эт хуҗалары өчен штраф күләме дә саллы билгеләнәчәк – 200 мең сумга кадәр.
Чыганаклар хәбәр иткәнчә, яңа үзгәрешләр нигезендә хайваннарны асрау таләпләрен үтәмәгән гражданнарга – 1500-3000, вазифаи затлар өчен – 5000-15 000, юридик затларга – 15 000-30 000 сум күләмендә штраф карала.
Хайваннарны мәдәни-тамаша максатларында куллануга карата таләпләрне үтәмәгән өчен гражданнарга 3000-15 000, вазифаи затлар өчен – 10 000-30 000, юридик затларга – 50 000-100 000 сум штраф күләме билгеләнә.
Приют хуҗаларына хайваннарга мөнәсәбәтле эшчәнлек барганда тиешле таләпләрне үтәмәгән өчен дә штраф салына. Гражданнар өчен ул – 5 000, вазифаи затларга – 15 000, юридик затларга 50 000 сумга кадәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар