16+

Эт җинаятьчене тапкан

Түбән Кама полицейскилары кеше сәламәтлегенә зыян салуда гаепләнүчене эт ярдәмендә тоткарлаганнар. Овчарка хокук саклау хезмәткәрләрен  шикләнүченең эзе буйлап аның фатирына алып барган.

6 март көнне полиция бүлекчәсенә подьездда яралы ир-ат ятуы турында хәбәр итәләр. Күкрәк читлеге яраланган ир-атны хастаханәгә озаталар, оператив-эзләнү төркеме хәлне ачыкларга керешә. Төркемдә кинолог та була, эт эзне таба һәм җинаять булган фатирга алып бара. Соңыннан ачыкланганча, зыян күрүчегә 59 яшьлек ир-ат пычак белән һөҗүм иткән.

Җинаять булган көнне ирләр спиртлы эчемлек кабул итәләр. Бәйрәм итеп утырганда зыян күрүче алар белән бергә булган хатын-кызга яный башлый. Низаг барышында шикләнүче ир-ат янаучыга пычак белән кадый. Соңыннан аны фатирдан подьездга чыгарып куйган була.

Фото: mybestdogs.ru 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading