16+

Эт һәм балта белән ерткычларча үтерүдә шикләнелүче ир кулга алынган

Чаллыда эт ярдәмендә ерткычларча үтерүдә шикләнелүче ир кулга алынган.

Чаллыда эт ярдәмендә ерткычларча үтерүдә шикләнелүче ир кулга алынган.

Яр Чаллы үзәгендә 32 яшьлек ир-атны ерткычларча үтерәләр. Бу хакта ТР буенча РФ Тикшерү комитетында хәбәр итәләр.

Тикшерү версиясе буенча, 18 сентябрьдә шикләнелүче, элеккеге хатынына ачуланып, аны эш янында сагалап торган. Үзе белән балта һәм этен алган. Хатын-кыз эше хәзерге ире белән бергә машинада килеп туктагач, җинаятьче машина тәрәзәсен ваткан.

Зыян күрүче автомоболь салоныннан чыгып, качарга маташкан, ләкин күзләрен кан баскан ир аны куып җитә һәм эте ярдәмендә җиргә аудара. Шуннан соң көнче ир корбаның башына берничә тапкыр балта белән суккан. Тегесе фаҗига урынында ук һәлак булган. 

Шуннан соң ир-ат элеккеге хатыны белән дә үчле эшен тәмамларга тырышып караган, ләкин ул бинага кереп качкан. Монда аның хезмәттәше һөҗүм итүчене травматик пистолет белән куркыткан.

Тиздән үтерүдә шикләнелүче тоткарланган. Җинаять эше кузгатылган. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, 19 сентябрьдә суд җинаятьчене ике айга сак астына җибәргән.

Фото: ТР прокуратурасы сайтыннан скриншот

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading