16+

Европаның иң оста бадминтончылары Казанга җыелды

Казанның Гимнастика үзәгендә бадминтон буенча Европа чемпионаты башланды. Анда 26 илдән 450 спортчы катнаша.

Европаның иң оста бадминтончылары Казанга җыелды

Казанның Гимнастика үзәгендә бадминтон буенча Европа чемпионаты башланды. Анда 26 илдән 450 спортчы катнаша.

Россия җыелмасында өч Татарстан спортчысы да бар: Евгения Косецкая, Тимур Вәлиуллин һәм Анатолий Ярцев.

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, чемпионат катнашучылары һәм кунаклары исеменә телеграмма юллады. Анда әйтелгәнчә, Казанда спортчыларга үзләренең осталыгын күрсәтеп, җанатарларны сөендерү өчен барлык шартлар тудырылган.

Бадминтон буенча Европа чемпионаты быел Бразилиядә үтәчәк Олимпия уеннарына сайлап алу этапларының берсе булып тора. Ярышлар 21 февральгә кадәр дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading