16+

Фаҗига: бер авария - алты мәет...

Авариядә “Лада Ларгус” пассажирлары — биш хатын-кыз һәм бер ир һәлак булган.

Авариядә “Лада Ларгус” пассажирлары — биш хатын-кыз һәм бер ир һәлак булган.

Башкортстанның Кушнаренко районы территориясендә бүген көндез юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше үлгән. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының башлангыч мәгълүматлары буенча, М-7 “Волга” автоюлының 1284нче чакрымында Уфа юнәлешендә хәрәкәт иткән “Skania” йөк машинасының алгы сул тәгәрмәче чыгып очып, каршыга килүче “Лада Ларгус”ка бәрелгән. Җиңел автомобиль ауган һәм ”Нива” белән бәрелешкән. Аннары “Ларгус”яна башлаган. Юл-транспорт һәлакәтенә шулай ук “Мерседес” йөк машинасы да эләккән.

Авариядә “Лада Ларгус” пассажирлары — биш хатын-кыз һәм бер ир һәлак булган. Алар барысы да Уфадан Дүртөйле районына кайтып барган, шофер үзе җәрәхәтләр алган. “НИВА” шоферы һәм аның ике пассажиры - Киров өлкәсендә яшәүче хатын-кызлар, төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелгән. Хәзер һәлак булганнарның шәхесләре ачыклана.

"Вакыйга урынына Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе начальнигы вазыйфасын башкаручы, Баш тикшерү идарәсенең юл-транспорт вакыйгаларын тикшерү буенча махсуслаштырылган бүлеге, шулай ук Эксперт-криминалистика үзәгенең күчмә криминалистика лабораториясе чыккан. Тикшеру нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Чыганак: Кызыл таң

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading