16+

Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан районының булачак башлыгын тәкъдим иткән

Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын Евгений Варакин башкарачак.

Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын Евгений Варакин башкарачак.

Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан районының булачак башлыгын тәкъдим итте

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән аны әлеге вазифага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте, ул районның 46нчы чираттан тыш сессиясендә катнаша. Депутатлар Варакин кандидатурасын бертавыштан хуплады.

«Барлык процедура мәсьәләләре дә хәл ителер, Евгений Анатольевич кандидатурасы депутатлар активы һәм район халкы арасында хуплау табар дип өметләнәм. Район алдында торган иң катлаулы бурычларны сезнең ярдәм белән уңышлы хәл итәчәгенә ышанам. Ә без исә аңа бүгенге район башлыгына булышкан кебек үк ярдәм итәчәкбез», - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Евгений Варакинга – 48 яшь. Ул Казанда туган. 2022 елда Ульяновск дәүләт университетын тәмамлаган. Соңгы ике ел дәвамында Евгений Варакин Татарстан тарафыннан фронт буендагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу процессына кураторлык итте. Аның җитәкчелегендә су белән тәэмин итү, җылылык системаларын торгызу буенча актив эш барды, Лисичанскида яшәүче күп кенә кешләрнең йортларына ут бирелде.

14 июньдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Евгений Варакинны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Республика җитәкчесе Варакинга башкарган эше өчен рәхмәт әйтте, аның эшне югары дәрәҗәдә оештыруын билгеләп үтте. Якын арада яңа куратор кандидатурасы билгеләнәчәк.

Югары Ослан районының элеккеге башлыгы Марат Зыятдинов Татарстан Рәисе указы белән республиканың Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, бүген ул вәкаләтләрен вакытыннан алда өстеннән төшерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading