16+

Кояштә кызынам дип, яман шеш ала күрмә...

Кояшта кызынган тән күпләр өчен матурлык билгесе булып тора. Гамәлдә исә тәннең каралу процессы – тиребезнең кояш нурларыннан саклану нәтиҗәсе.

Кояштә кызынам дип, яман шеш ала күрмә...

Кояшта кызынган тән күпләр өчен матурлык билгесе булып тора. Гамәлдә исә тәннең каралу процессы – тиребезнең кояш нурларыннан саклану нәтиҗәсе.

Кояшка чыгуга, тән тиресе зарарлы ультрашәмәхә нурлардан саклана башлый: меланинга бай яңа күзәнәкләр бүлеп чыгара. Әлеге күзәнәкләр ультрашәмәхә нурларны йотып, тән тиресе пешүне булдырмый кала. Нәкъ менә меланин тән тиресен каралта да инде.

Кояш нурлары, бер яктан, зур файда китерә. Ульрашәмәхә нурлар бөтен организм эшчәнлегенә сихәт бирә, матдәләр алмашыну процессын яхшырта, чирләргә каршы торучанлыкны арттыра. Моннан тыш сәламәтлек өчен бик кирәкле D витаминын эшләп чыгаруга да ярдәм итә әле.

Әмма ниндидер саклагыч чаралардан башка гына кояшта озак булу аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кояш нурлары йогынтысында тән тиресе картая. Меланинның чиктән тыш күп эшләп чыгарылуы хәтта яман шеш авыруына да китерергә мөмкин. 

Косметолог Айрат Камалов сүзләренчә, чыннан да ультрашәмәхә нурлар актив картаюның төп сәбәпләреннән берсе. Тиредә барлыкка килә торган коллаген физик, химик зарарлануга бик бирешүчән. Ә кояш нурлары безнең организмдагы төп структур аксымга агрессив йогынты ясап, аны җимерә. Коллаген яңармый. Шуңа күрә кояшлы илләрдә яшәүчеләр тиресендә бик тиз картаю билгеләре күренә башлый. Шуңа күрә SPF чаралардан файдалану бик мөһим, организмыбызга без шул рәвешле зарарлы кояш нурларыннан сакланырга ярдәм итәбез, ди косметолог. 

SPF кремнарның бүген ниндиләре генә сатылмый. Тәнгә сыла да, рәхәтләнеп кызын кебек. Әмма бу саклану чараларын дөрес куллануга аеруча игътибар бирергә кирәк. Шул очракта гына алар нәтиҗәле.

Айрат Камалов SPF кремнарны дөрес куллануның 4 критериен бүлеп чыгара:

1.     SPF кремнарны тәннең бөтен ачык җирләренә сыларга кирәк. Тире – бердәм орган.
2.    SPF кремнарны 2-3 сәгать саен яңартып торырга кирәк, бу вакытттан соң ул үзенең нәтиҗәлелеген югалта.
3.    Суда коенып чыкканнан соң шулай ук SPF крем тирене саклаудан туктый, аны яңадан сөртергә кирәк.
4.    SPF сөрткәннән соң шунда ук башка кремнар, косметика кулланырга ярамый. Алар кушылып, тиешенчә эшләми башлый. Биткә SPF сылаганнан соң 20-30 минуттан гына бизәнергә ярый.

Яман шеш, туберкулез  белән авырган, бавыр, бөер, калкансыман биз эшчәнлеге бозылган, югары кан басымыннан интеккән кешеләргә кояшта кызынырга ярамый. Өч яшькә кадәрге нәниләргә, алтмыш яшьтән узган өлкән кешеләргә, йөкле хатын-кызларга, аксыл тәнле, сипкелле кешеләргә дә кояш астында озак вакыт булырга киңәш ителми.

Кояштан саклаучы крем исә, иң беренче чиратта, кешенең яшенә, тәненә туры килергә тиеш. Мәгълүм булганча, тән тиресе төсенә карап, кешеләр фототипларга бүленә. Кельт тибы (бик ачык төстә) уртача 20 минут эчендә, ак тәнле Европа кешесе - 30, кара тәнле Европа кешесе - 40, Көньяк Корея кешесе - 50, Азиянеке - 60 һәм африкалының тән тиресе 70 минут эчендә кояшта пешәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading