16+

Фаршланган ПП баклажан рецепты

Инстаграмда Tatarcha_pp рецептлар блогы алып баручысы Айгөл Гатауллинадан тәмле һәм файдалы фаршланган баклажан рецепты:

Фаршланган ПП баклажан рецепты

Инстаграмда Tatarcha_pp рецептлар блогы алып баручысы Айгөл Гатауллинадан тәмле һәм файдалы фаршланган баклажан рецепты:

1) Икегә ярып, бер сәгать кайнаган суда торган баклажанның эчен алабыз, фольгага төреп, җылытылган духовкага тыгабыз.

2) Ул арада табада тавык фаршы, баклажанның эчке өлешен, помидор, сарымсакны кыздырып алабыз, бераз су өстибез, тоз, тәмләткечләр сибеп, капкачып каплап 15 минут тотабыз.

3) Баклажанны алып, табадагы яшелчәле фаршны тутырабыз, өстенә сыр сибәбез һәм 10 минутка духовкага куябыз.

Бу туклыклы һәм файдалы искиткеч тәмле ризык!

Тәмле булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading