16+

Фатирында 8 кешене теркәгән хатынга зур штраф салынган

Казанда сигез кешене үз фатирында теркәгән хатынга штраф салынган. Аларның барысы да чит ил гражданины.

Казанда сигез кешене үз фатирында теркәгән хатынга штраф салынган. Аларның барысы да чит ил гражданины.

Суд карарында әйтелгәнчә, 2020 елның гыйнвар аеннан июнь аена кадәр 35 яшьлек хатын үз фатирында 8 кешене теркәгән. Ләкин бу кешеләр биредә яшәмәгән.

Әлеге хатын “Россия Федерациясендә чит ил гражданинын фиктив исәпкә кую" маддәсе нигезендә гаепле дип табыла һәм 100 мең сумлык штрафка тартыла.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading