16+

Фейерверклар атарга мөмкин урыннар

Исегезгә төшерәбез, 15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы гадәттән тыш режим гамәлдә. Бу вакытка административ штраф күләме дә арттырылды. Гражданнар өчен ул 2-4 мең сум, вазифаи затларга - 15-30 мең сум, юридик затларга исә 400-500 мең сумны тәшкил итә.

Пиротехника куллану аркасында ел саен аяныч хәлләр теркәлеп тора. Шуларны кисәтү максатыннан аларны куллануда да чикләүләр кертелде. Пиротехниканы сәнәгать объектларыннан, транспорт инфрастурктурасыннан, ягулык-энергетика комплексыннан кимендә 500 метр читтәрәк, торак-коммуналь хуҗалыкка караган, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кеше күп тупланган урыннардан кимендә 50 метр читтәрәк кенә кулланырга ярый.

Казанда салют һәм фейерверклар ату өчен махсус зоналар билгеләнде дип хәбәр ителә шәһәр мэриясе сайтында.

Бу урыннар:

Совет районында - "Казан" халыкара ат-спорт комплексы каршындагы мәйданда

Идел буе районында - Каенлыкта

Киров районында - Киров дамбасында

Яңа Савин районында - Җиңү паркында

Әлеге мәйданчыклар янгынга каршы беренчел чаралар белән тәэмин ителгән.

Пиротехника белән сак булыгыз! Казанда яңа ел төнендә пиротехника снаряды 23 яшьлек бер егетнең күзенә эләккән, нәтиҗәдә, сул күз алмасына контузия булган. Егетне "ашыгыч ярдәм" бригадасы республика офтальмология хастаханәсенә китергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading