16+

Фейк-хәбәрләргә ышанмыйбыз

Социаль челтәрдәге коронавируска бәйле фейк-хәбәрләргә, төрле ватсаптагы яңалыкларга көлеп карарга өйрәнеп киләбез. Коронавирустан саклану өчен бөти уйлап табучыларга лайк кына куясы килә башлый.

Фейк-хәбәрләргә ышанмыйбыз

Социаль челтәрдәге коронавируска бәйле фейк-хәбәрләргә, төрле ватсаптагы яңалыкларга көлеп карарга өйрәнеп киләбез. Коронавирустан саклану өчен бөти уйлап табучыларга лайк кына куясы килә башлый.

Мондый шау-шу вакытында кемнеңдер үз файдасын кайгырту ихтималын да онытмыйбыз.

– Безгә профилактик чараларны үтәргә һәм фейк яңалыкларга бирелмәскә кирәк. Безнең штабның төп бурычларының берсе – фейк мәгълүматына каршы көрәш. Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә, мондый хәбәрләр таратучы кешеләрне күрергә теләр идек. Иң куркыныч фейклар вирусның Казанда, төрле районнарда таралуына кагыла, – дип сөйли Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева sntat.ru өчен биргән әңгәмәсендә.

Ул мөмкин кадәр профилактик чараларны кулланырга чакыра.
– Кайберәүләр дезинфекция чарасы сыйфатында гади аракы куллана, аны пульверизаторга салалар, бу да вариант, чөнки вирус чисталыкны яратмый. Кулларны, эш өстәлен, сумкаларны, култыксаларны, ишек тоткаларын юу – үз-үзеңне саклау чараларының берсе, – ди ул. Шулай ук, Татарстанда үзлектән изоляцияләнгән кешеләргә «больничный кәгазьләре» биреләчәк дигән карар кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Әгәр дә сез теләсә кайсы чит илдә булып кайтканнан соң яки башка илдән килгән йөткергән, төчкергән кеше белән элемтәгә кергән булсагыз һәм үзегездә югары температура сизеп, үзегезне начар хис итә башласагыз һәм үзегездә коронавирус инфекциясе булуына шикләнсәгез, поликлиникага бармаска, ә табиб чакыртырга кирәк. Бүген республикада шундый карар кабул ителде: «больничный кәгазьләре»н үзлектән изоляцияләнгән кешеләргә дә бирәләр. Бу карар карантиндагы кешеләргә ярдәм итү өчен кабул ителә», — диде Фазлыева.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading