16+

Фейк таратучыларга 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный

Дәүләт Думасына РФ хәрби көчләренең гамәлләре турында фейк таратучыларны 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү турында төзәтмәләр кертелде.

Дәүләт Думасына РФ хәрби көчләренең гамәлләре турында фейк таратучыларны 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү турында төзәтмәләр кертелде.

Бу хакта Думаның куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты башлыгы Василий Пискарев хәбәр итте. 

РИА "Новости" язганча, хәрбиләр турындагы фейклар өчен җинаять җаваплылыгын АКШ һәм башка чит ил дәүләтләренең дошманнарча гамәлләренә каршы тору чаралары турындагы проектта язачаклар, ул Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән. 

"Бүген закон буенча комитетка кертелгән төзәтмәләр имзаланды, алар Дәүләт Думасы сессиясендә каралачак... Бу аерым закон проекты түгел, бу бүген үк беренче укылышта каралган закон проектына төзәтмәләр”, - диде Пискарев. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading