16+

Фигуралы шуу остасы Юлия Липницкая бала көтә

2014 елда Сочидагы Уеннарда аның чыгышын хәтерлисездер. Бала гына иде әле, 15 яшьлек спортчы.

Фигуралы шуу остасы Юлия Липницкая бала көтә

2014 елда Сочидагы Уеннарда аның чыгышын хәтерлисездер. Бала гына иде әле, 15 яшьлек спортчы.

Командалы турнирда Россия җыелмасына алтын медаль яуларга булышты, әмма ялгыз чыгышта уңышка ирешә алмады – 5 нче урында гына калды. Шул вакытта ничек елаганын да хәтерләүчеләр бардыр. 


5 июньдә  Юлиягә 22 яшь тулды. Ул карьерасына инде өч ел элек нокта куйды һәм тренер булып эшли. 

Хәзер ул әни булырга әзерләнә. Баланың булачак әтисе дә элеккеге спортчы – фигуралы шуу белән мавыккан Владислав Тарасенко. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading