16+

Фирдүс Тямаев Ришат белән Тәтишканы дуслаштырырга теләде!

Кичә Питрәч районы Чыты авылында Авыл көне гөрләп узды.

Кичә Питрәч районы Чыты авылында Авыл көне гөрләп узды.

Чакырылган артистлар арасында Фирдүс Тямаев белән Ришат Фазлыйәхмәтов та бар иде.

Ришат белән Тәтишка (үз исеме Эльмира) аерылышулары турында хәбәр итсә дә, бергә эшләүләрен әйтте, шуңа да Чыты авылына Тәтишка да килгән иде. Фирдүс Тямаев җырлап бетергәч, сәхнәгә Ришатны, аннары Эльмираны чакырды.

"Кеше көлдереп йөрмәгез, бүген бергә кайтып йоклагыз. Минем кул җиңел", - диде Фирдүс яшьләргә. 

Фирдүс кушканча, Ришат Тәтишка алдында тезләнеп, "Мин сине яратам!" диде. Фирдүс "Әче!” дигәч, Ришат Тәтишканы кочаклап битеннән үпте. 

Ришат та, Тәтишка да моны көтмәде, билгеле. Үзләре дә шаккатты. Аның каравы, ике йөрәк дуслашты дип өметләнәсе килә!

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бутэн ачуланышмагыз диеп котеп калабыз🔥

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бергэ булсыннар, бэхетле булсыннар. Кызыда акыллы бит. Ришатныда жэллим.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аминь🙏

        Мөһим

        loading