16+

Фирдүс Тямаевның читтә баласы туган?!

Концерт вакытында сәхнәгә чыккан ханым моны ДНК ярдәмендә тикшерергә тәкъдим иткән.

Концерт вакытында сәхнәгә чыккан ханым моны ДНК ярдәмендә тикшерергә тәкъдим иткән.

Җырчы Фирдүс Тямаев Стәрлетамакта чыгыш ясаганда бер тамашачысы сәхнәгә чыгып, җырчының читтә "баласы" үсүен әйткән. 
"Мин сезгә беркемне дә хәтерләтмимме? Узган елны шушы сәхнәдә мин сезгә маршрут кәгазе бүләк иткән идем.Мин сезгә маршрут кәгазе бирдем, ә сез мине 303 нче бүлмәгә чакырдыгыз…Сезнең концертта энергетика шәп булган ахры, төгәл 9 ай үтүгә мин бала таптым. «Тайны ДНК» тапшыруына барып кайтмыйча булмас. Ә бәлки әле Андрей Малахов тапшыруында да утырырбыз. Мин эстрада артисты Фирдүс Тямаевтан бала таптым диярмен. Озак тора алмыйм, балам елый. Сезгә ак юллар, такыр юллар.Утлар сүнмәсен, сулар басмасын",- дип теләкләрен җиткергән.
Күчтәнәчкә ханым торт алып килгән. Бу "хәбәр"дән Фирдүс күчтәнәчне сәхнәдә үк ашап бетерә язган.  

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading