16+

Физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирәләр

Физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләрне нәрсәләр борчый, аларга тиешле социаль ярдәм күрсәтеләме?

Физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләрне нәрсәләр борчый, аларга тиешле социаль ярдәм күрсәтеләме?

Бу һәм башка темалар хакында "Бердәм Россия" партиясе рәисенең Төбәкара иҗтимагый кабул итүләр вакытында сөйләшәчәкләр. Бүген 25 ноябрь көнне сәгать 10.00дән 13.00гә кадәр Карл Маркс урамы, 31/7 адресы буенча Татарстанда физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләрнең социальләшүенә кагылышлы актуаль сораулар буенча кабул итүләр оештырыла. Халык белән Федераль җыенының Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова очрашачак.

"Бердәм Россия" партиясе рәисенең Төбәкара иҗтимагый кабул итүләренә (843) 2381000 телефоны аша алдан язылырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading