16+

Флаглар алырга — 970 млн сум

Михаил Мишустин яңа карар имзалаган.

Михаил Мишустин яңа карар имзалаган.

Россия Хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин яңа карар имзалаган. Аның нигезендә, Россия мәктәпләренә дәүләт символлары — герблар, байраклар алу өчен 970 млн сум бүленәчәк.

Киләсе уку елында Россиянең 31 төбәгендәге 11 мең мәктәп дәүләт символлары белән тәэмин ителәчәк. 2024 елда барлык гомуми белем бирү оешмалары да герб һәм флаглы булачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading