16+

Фәнис Җиһанша татарча диктант яздыра

Соңгы араларда диктант дигәннәре модага керде. Әле күптән түгел генә этнографик диктант язган идек.

Соңгы араларда диктант дигәннәре модага керде. Әле күптән түгел генә этнографик диктант язган идек.

2016 елның 29 октябрендә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевски, Уфа, Екатеринбург, Төмән һәм Казахстанның Павлодар, Кыргызстанның Бишкәк шәһәрләрендә "Татарча диктант" узачак. Бу хакта әлеге диктантның инициаторы һәм оештыручысы Татар яшьләре Бөтендөнья форумының матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай ук оештыручылар арасында КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм милләтара коммуникацияләр институты, "Каюм Насыйри институты» фәнни-өйрәнү үзәге, Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты, Татарстан Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы да бар. Диктант язу ирекле һәм бушлай булачак, барлык шәһәрләрдә дә бер үк вакытта 11. 00 сәгатьтә узачак.

Диктант тексты өчен татар язучысының бер әсәреннән өзек алыначак. Аларны билгеле шәхесләр танылган артистлар, әдипләр укый. Казандагы диктант КФУның (Татарстан урамы, 2нче йорт) өченче катында Актлар залында узачак. Текстны Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры Фәнис Җиһанша укый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading