16+

Фәнни татар китаплары үз укучысын табармы?

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда әзерләнгән һәм нәшер ителгән фәнни-гамәли басмаларны тәкъдим итү чарасы булды.

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда әзерләнгән һәм нәшер ителгән фәнни-гамәли басмаларны тәкъдим итү чарасы булды.

Ел дәвамында институт 70кә якын басма әзерләгән. Араларында тел гыйлеме, әдәбият, халык иҗаты, рухи мирас һәм чыганаклар темасын чагылдырган фәнни эшләр дә бар. Чарада күтәрелгән төп проблемаларның берсе – бүген татар китапларының электрон варианты булмау. Бу аеруча да 90нчы елларга кадәр нәшер ителгән басмаларга кагыла.

Институтның лексикология бүлеге мөдире Айнур Тимерханов фәнни хезмәтләрнең аз данәдә нәшер ителүе дә бүгенге көн үзәгендәге проблемаларның берсе, ди. Ул бүген татар теленең аңлатмалы сүзлеген тәкъдим итте.

- Аңлатмалы сүзлекләр халыкның тел байлыгы күрсәткече. Безнең дүрт том гына булачак дип башланып киткән әлеге сүзлекне хәзер алты томга җиткезергә уйлыйбыз. Максатыбыз 2018 елда – әлеге сүзлекнең IV томын бастырып чыгару. Аларны без фәннәр академиясенең интернет порталында да урнаштырып барабыз. Сүзлекне басмага әзерләп, мең данә тираж белән бастырып чыгару дәүләтнең телләрне саклау программасы нигезендә башкарыла. Әлбәттә, һәр татар гаиләсендә булырга тиешле китапның тиражы коточкыч аз. Аның кәгазь варианты сатуга чыкмый. Димәк, халык бу эш белән таныша алмый, - ди Айнур Тимерханов.

Әлеге сүзлектә 70 меңгә якын сүз тупланган.
Шулай ук институт кече форматта “Татарча-русча хәрби лексика” сүзлеге дә чыгарган. Моңарчы мондый сүзлекләрнең инде 40ка якын төре дөнья күргән булган.

- Нигездә сүзлекләр русча-татарча басыла иде. Ә бу татарның югалып барган лексикасына игътибар бирмәү дигән сүз. Хәзер татар материалларын алга чыгарып эшли башладык, - ди Айнур Тимерханов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading