16+

Фонтаннар 1 июньгә кадәр эшли башлаячак

Дәүләт сатып алулары сайтында басылган тендер буенча, быел Казандагы фонтаннар өчен 13 миллион сумга якын акча сарыф итәргә җыеналар.

Фонтаннар 1 июньгә кадәр эшли башлаячак

Дәүләт сатып алулары сайтында басылган тендер буенча, быел Казандагы фонтаннар өчен 13 миллион сумга якын акча сарыф итәргә җыеналар.

Фонтаннарны төзекләндерүгә алынучы оешма әлегә билгесез. Аукцион нәтиҗәләре 15 майда игълан ителәчәк. Ә менә фонтаннарның кайда булачагы инде мәгълүм. Алар гадәттәгечә Камал театры каршындагы мәйданда, Болакта, Совет мәйданында, Горький паркында - барлыгы 33 урында урнашачак.

"Әмәт урманы" ял итү зонасында, шулай ук Бауман урамында фонтаннар инде хәзердән үк сынау режимында эшлиләр. Барлык фонтаннар да 1 июньгә кадәр җибәрелер дип көтелә. Алар 31 октябьгә кадәр эшләячәк.

Фото: www.kazantravels.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading