16+

Франциянең элеккеге президенты Жак Ширак вафат булган

86 яшендә Франциянең элеккеге президенты Жак Ширак үлгән, бу хакта AFP басмасы аңның туганнары сүзенә сылтама белән хәбәр итә.

86 яшендә Франциянең элеккеге президенты Жак Ширак үлгән, бу хакта AFP басмасы аңның туганнары сүзенә сылтама белән хәбәр итә.

Ул 2005 елда инсульт кичергән булган. Бүген гаиләсе янында булган вакытта җан биргән.

Жак Ширак 1995-2007 елларда идарә иткән. Моңа кадәр ул ике тапкыр - 1974-1976  һәм 1986-1988 елларда премьер-министр вазифасын башкарган.

Икенче тапкыр премьер-министр булган вакытта ул  Парижның мэры вазифасын да башкарган.
Ул Франция башкаласы белән 18 ел идарә иткән.

Ширак икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Франциянең яһүдләр депортациясенә катышы барлыгын таныган кеше, ул шулай ук АКШның Гыйракка керүен хупламаучы. Болардан тыш, Ширак идарә иткән чорда Франциядә президентның идарә итү чоры җиде елдан биш елга кадәр кыскартылган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading