16+

Фәрит Бикчәнтәев өченче срокка Театр әһелләре берлеге рәисе итеп сайланды

Фәрит Бикчәнтәев өченче срокка Театр әһелләре берлеге рәисе итеп сайланды.

Фәрит Бикчәнтәев өченче срокка Театр әһелләре берлеге рәисе итеп сайланды.

Кичә Казанның Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан театр әһелләре берлегенең чираттагы съезды узды.

Съездда Берлек рәислегенә бердәнбер кандидат итеп Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев күрсәтелгән иде. Ул яшерен тавыш бирү юлы рәис итеп сайланды.

Съезд делегатларын онлайн режимда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, РФ Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягин сәламләде.

Фәрит Бикчәнтәевның соңгы биш еллыктагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясаган доклады яңгырады, исәп-хисап комиссиясе отчет бирде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading